

Уфада «Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында бу елга планлаштырылган эшләрнең 98%ы үтәлгән.
Юл-төзелеш сезоны ахырына 23 км озынлыктагы 17 урам юлы норматив хәленә китереләчәк.
- Уфа - гадәттәгечә республикада «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру буенча лидерлар рәтендә. Нәкъ башкалада күп объектлар сафка баса, - ди БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
10 объектта эшләр вакытыннан алда тәмамланган. 14 ремонтланган участокта 12,6 мең квадрат метр мәйданда билге куелган. Һәр объектта яраксызлыкка килгән тротуарлар яңартылган, ә алар булмаган урыннарда яңалары урнаштырылган.