Милли проектлар
12 октябрь 2022, 09:35

“Укучыларымны яратам һәм яратуларын тоям”

Замана укытучы алдына зур таләпләр куя – алар алдынгы карашлы, белемле һәм илсөяр шәхесләр тәрбияләргә тиеш!

“Укучыларымны яратам һәм яратуларын тоям”“Укучыларымны яратам һәм яратуларын тоям”
“Укучыларымны яратам һәм яратуларын тоям”

Замана укытучы алдына зур таләпләр куя – алар алдынгы карашлы, белемле һәм илсөяр шәхесләр тәрбияләргә тиеш! Интернет дөньясына кереп чумган яшь буынны шундый дәрәҗәгә күтәрер өчен тормыш укытучыдан ал-ял белми үз өстендә эшләүне, информацион технологияләр белән дус булуны таләп итә. Сүзебез шундыйларның берсе – башкаланың 4 санлы урта мәктәбе директорының  укыту эшләре буенча урынбасары, математика укытучысы Гөлшат Гәйдәни кызы Шәйнурова турында.

–Мин бик тә бәхетле кеше, чөнки укучыларымны яратам һәм аларның да яратуын тоям, – дип елмая мөлаем Гөлшат ханым.

Ул һәрчак үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Үзенең матур үрнәге, сабыр акылы, эшен яратуы белән коллегаларын уңышлы эшләргә илһамландыра, ә укучылары аны чиксез ярата, ихтирам итә.

Борай районының Түгәрәк авылында тырыш-булдыклы Суфия һәм Гәйдәни Каһировлар гаиләсендә дүртенче кыз булып үсә ул һәм Таңатар урта мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетына укырга керә.

–       Әти-әниемнең, өч апамның үземне яратуына кинәнеп, бәхетле төпчек булып үскән язмышыма рәхмәтлемен,– дип елмая Гөлшат ханым. – Ә укырга керү өчен яраткан фәнем булган математика факультетын сайладым. Укырга керүчеләр исемлегендә үземнең фамилияне күргәч, кош тоткандай сөенгәнем хәтердә! Һәм укучыларым да шул бәхетне тойсыннар, мәктәпне яхшы тәмамлап, уку йортларына керсеннәр өчен бар тырышлыгымны салып эшлим.

 БДУны тәмамлап, кулына диплом алган кыз туган районының Кәшкәләү авылына математика укытучысы булып кайта. Бердәнбер яшь укытучы буларак, биредә аны күтәреп дигәндәй алалар: өлкән апа һәм абыйлары эшкә өйрәтә, педагог булу серләрен ача, оештыру эшләренә җәлеп итә. Әлбәттә, авыл мәктәбендә яшь педагогка математикадан тыш әле тагын физика, география һ.б фәннәрдән дә укытырга туры килә.

   Кәшкәләүдә бер ел эшләгәннән соң, Яңа Алтыбай авылы егете Назыйф Шәйнуров белән тормыш корып җибәрә һәм алар тормыш иптәше баш агроном булып эшләгән Чалкак авылына урнаша. Гөлшат ханым авыл мәктәбендә бер ел укыткач, Айгөлләре дөньяга килә һәм озакламый Шәйнуровлар Уфага күченә.

– Уфага килү белән Затон бистәсенең дүртенче санлы мәктәбенә эшкә кердем. Коллектив белән уртак тел табып, бик бирелеп эшләп киттем, – дип хатирәләргә бирелә Гөлшат Гәйдәни кызы. –Ул вакытта әле иске мәктәп иде. Соңрак улыбыз Рөстәм тугач, Черниковканың 70нче санлы мәктәбендә дә биш ел чамасы эшләп алырга туры килде. Михайловка бистәсендә йорт бетереп кергәннән соң, мин кабаттан җаныма якын булган дүртенче санлы мәктәпкә эшкә килдем һәм бүгенге көнгә кадәр балаларга белем бирәм.

   Дүртенче санлы мәктәп озакламый өр-яңа, заманча бинага күченә һәм Гөлшат ханым бүген шундый зур, бар заман таләпләренә җавап биргән мәктәптә эшләве белән горурлана.

–Балаларга тирән белем алу, укытучыларга бирелеп эшләү өчен безнең мәктәптә мөмкинлекләр бар, – ди ул.–  Предметлар буенча кабинетларыбыз яхшы җиһазландырылган, балалар сыйфатлы ноутбуклар һ.б. кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Ковид котырынган чорда дистанцион формада укытырга өйрәндек. Башта бу эш бик катлаулы булып тоелган иде дә, төшенеп киттек. Нәтиҗәдә, укучыларыбызның белем сыйфаты төшмәде, ә мәктәпкә хас булган чараларны он-лайн форматта үткәреп  бардык.

Хәер, мәктәп бит инде ул гөрләп торырга тиеш, тынып калган чакта, дистанцион укулар вакытында безгә, укытучыларга да, балаларга да кыен булды. Бүген мәктәбебез, гөрләп тора, линейкалар, бәйрәмнәр матур уза. Яңа гына мәктәптә “Көзге муллык ярминкәсе” гөрләп үтте. Балаларның аңа ничек тырышып әзерләнгәнен, ничек көтеп алганын белсәгез икән! Үзләре үстергән чәчәкләр һәм тәмле җиләк-җимеш, яшелчәләр, үзләренең куллары белән пешергән ризыкларына карап сокландым.

 

Гөлшат ханым, сез инде өч дистә елдан артык балалар укытасыз, элекке һәм бүгенге укучылар арасында аерма бармы?

–Балалар шундый ук. Тырышып укыганы, артык тырышмаганы бар. “Элеккеләре яхшырак-тырышрак иде” дигән сүзләр белән һич килешмим. Бүгенге балаларда омтылыш тагын да югарырак кебек тоела миңа. Мәсәлән, безнең дүртенче санлы мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары да, унбернекеләр дә быелгы имтиханнарны бик яхшы тапшырды. Мин үземнең предмет буенча гына мисал китерәм: Бердәм дәүләт имтиханнары буенча күрсәткечләр бу елда, үткәннәре белән чагыштырганда, күпкә югары. Унберенче сыйныфларда 16 кыз һәм малай профильле математиканы тапшырды, уртача балл – 67.

 

–       Элек без укыганда гадәти имтиханнар тапшыра идек, бүген БДИ барсының да котын ала бугай...

–Аны артык авыр дип әйтмәс идем, чөнки тырышкан бала тапшыра ала. Билетта авыр мәсьәләләр булса да, мәктәптә үтелгән темалар бит алар. Аннан, шунысы да бар: үз мәктәбендә тырышып, имтиханнарын яхшы биргән балалар, безнең яшьлектәге кебек институтта кабат имтихан бирүдән котыла. Алар илнең үзләре теләгән югары уку йортларына гаризаны да өйдән генә дә тапшыра!

Нинди генә имтиханнар булмасын, беренче чиратта, балага тырышып укырга кирәк. Һәм балалар  тырыша да! Менә быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларымның һәрберсе бүген дә күз алдымда: бик-бик җитди булдылар, дәресләргә иртәрәк килеп, аннан соң да калып әзерләндек, үзләрен кызыксындырган бар сорауларга бергәләп җавап таптык. Шуны әйтәсем килә: әгәр бала тырышмаса, ата-аналары белән бергәләп максатлар куя белмәсә, укытучы гына берни кыла алмый.

– Совет чорында мәктәп белем бирү учагы гына түгел, ә илгә лаеклы гражданин тәрбияләүче дә булды. Соңрак “мәктәп тик белем генә бирергә тиеш” дигән җан кабул итмәгән сүзләр дә ишетелеп алды...

   – Мин ата-аналарга гел:“Без бер көймәдәбез! Без бергә атларга, бер юнәлештә фикерләргә, балаларга дөрес тәрбия бирергә тиешбез” дип кабатлыйм. Дәүләтебез дә шуны яхшы аңлый һәм бүгенге көндә мәктәпләр алдына, сыйфатлы укыту белән беррәттән, рухи, хезмәт һәм патриотик тәрбияне бер дәрәҗәдә алып бару бурычын куя.

   Безнең мәктәптә бу уңайдан киң эш алып барыла. Ватаныбызны сөю, аны сакларга һәрдаим әзер булу буенча патриотик дәресләр даими үтә, шулай ук хезмәт, физик культура дәресләренә дә зур игътибар бүленә. Дөрес, укуда яхшы күрсәткечләр бик мөһим, ләкин беренче чиратта без яшь буында кешелеклелек, изге күңеллелек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә бурычлыбыз.

 

  – Бүген мәктәпкә яшь көчләр килми, укыту өлкән буын кулына калып бара диләр. Килешәсезме?

– Бүген безнең мәктәптә 2119 бала белем ала. Аларга  85 педагог  белем бирә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары буларак шуңа сөенәм: мәктәпкә яшь көчләр өстәлеп тора. Бу уку елына да өч яшь укытучыны эшкә алдык, шөкер, мәктәбебездә ир-егетләр дә укыта. Без дә, үзебезнең яшьлектәге  өлкән коллегаларыбыз кебек, аларны эшкә өйрәтәбез, уңышларына сөенәбез.

Укытучы шундый һөнәр, син үзеңнең уңышларыңа караганда да, балаларның тырышып укуына, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүенә сөенәсең. Алар мәктәпне тәмамлап, белем алуын дәвам итсә, тормышта үз бәхетен тапса, бәйрәмнәрдә шалтыратып хәл белешсә, укытучы өчен моннан да зуррак бәхет юк!

Гөлшат Гәйдәни кызының тырыш хезмәтен республика күләмендә дә күрәләр һәм югары бәялиләр. Ул БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары, Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет Грамотасы белән бүләкләнгән. Моннан тыш, аның укучылары һәрдаим шәһәр һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрендә, олимпиадаларда катнашып, лаеклы урыннар яулый.

Гөлшат ханым гаиләсендә дә бик бәхетле кеше. Тормыш иптәше Назыйф белән өч дистә елдан артык матур гомер итәләр, кызлары Айгөл һәм уллары  Рөстәм икесе дә мәктәпне  медальгә, аннары Уфа дәүләт  авиация университетын кызыл дипломга тәмамлап, бүген уңышлы эшлиләр, әти-әниләре үрнәгендә матур гаилә корганнар. Бүген Шәйнуровлар нәнәй һәм картәти. Гөлшат ханымның әнисе Суфия апа да, балаларының бәхетенә сөнеп, алар тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә, ул озакламый 85 яшен билгеләячәк.

   Уңыш –уңганнарга килә диләр. Бу дөрестер дә! Гөлшат ханым да яраткан эшенә бирелгәнлеге, тырышлыгы белән ирешкән бүгенге кадер-хөрмәткә.

 

                                                             Гөлара АРСЛАНОВА.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас