Милли проектлар
12 октябрь 2022, 09:39

Милли проектларның акчалары яхшы үзләштерелә

2022 елның ун ае нәтиҗәләре буенча «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү 90% тан артыграк яки 248,5 млрд сум тәшкил иткән.

pravitelstvorb.ru Милли проектларның  акчалары яхшы үзләштереләpravitelstvorb.ru Милли проектларның  акчалары яхшы үзләштерелә
Милли проектларның акчалары яхшы үзләштереләФото:pravitelstvorb.ru

2022 елның ун ае нәтиҗәләре буенча «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү 90% тан артыграк яки 248,5 млрд сум тәшкил иткән. Бу турыда Мәскәүдә узган Федераль юл агентлыгы коллегиясе утырышында төбәк үсеш һәм милли проектны тормышка ашыру идарәсе башлыгы Радик Фәразетдинов хәбәр итте.

- Әлеге вакытта юл эшләрен башкаруның актив чоры. Төп эшләр 3 нче квартал ахырында, 4 нче квартал башында тапшырылачак. Бүгенге көндә, касса үтәлеше турында сөйләсәк, Башкортстан Республикасында милли проектны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның 78% ы үзләштерелгән, – дип билгеләп үтте Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

2022 елда Башкортстан Республикасында милли проект кысаларында төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге 200 чакрымнан артык автомобиль юллары һәм 455 озынлыктагы 9 күпер норматив хәлгә китерелә.

2022 елда юл төзелеше чараларына Башкортстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бүлеп бирүгә каралган акчаларның гомуми күләме 6,2 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Шулардан «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга - 3,6 млрд.сумнан артык.

Белешмә:

"Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указы нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнгән. Милли проектның масштабы бөтен илне диярлек үз эченә ала, анда Русиянең 85 субъекты һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша. Русия субъектларының юл эшчәнлеге программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырыла.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас