Милли проектлар
12 октябрь 2022, 05:50

Ипи пешерүнең ние бар?

Уфа мәктәпләре укучылары “Һөнәрләр шоуы” проекты катнаша.

Ипи пешерүнең ни бар?Ипи пешерүнең ни бар?
Ипи пешерүнең ни бар?

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” программасы кысаларында үткәрелгән “Һөнәрләр шоуы” фестиваленең чираттагы трансляция көннәре билгеле булды.

7 октябрьдә авыл хуҗалыгына багышланган тапшыру эфирларга чыкты. “Агрономия” һөнәрен үзләштергән укучылар химия белән биологияне яхшы белүләрен күрсәтте. Агрономнар үсемлекләрнең продукцияләрен җитештерү, беренчел эшкәртү, саклау һәм аларны транспортировкалау белән шөгыльләнә. Тапшыруда катнашучылар Юлия Устинова әзерләгән кейсны чиштеләр. Кейс берничә этаптан торды: анда ипи пешерүнең бөтен баскычларын күрсәтергә кирәк иде – орлык чәчүдән башлап әзер продукциягә кадәр.

Чыганак:  Администрация городского округа город Уфа

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас