+21 °С
Болытлы


Мәләвез районының эшкәртүче оешмасы Кытай халык республикасына чираттагы коры сөт продукциясе төяп озатты. Сөтнең майлылыгы 26 процент тәшкил итә, алар 0,45 граммлы савытларга тутырылган. Ел башыннан алып Кытайга 27 мең 983 кг коры сөт җибәрелгән.
Русиядә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аңа ярашлы, Русия авылларыннан елына 45 миллиард долларлык продукция сатылырга тиеш.
Чыганак: “Республика Башкортостан”.