

“Мәдәният” милли проекты кысаларында барлыкка килгән Караидел районы үзәк модельле китапханәсендә “Воздух жизни Марины Цветаевой” дип аталган әдәби чара үтте. Урыс шагыйрәсе, прозаигы һәм драматургының тормышы турында бик күп тикшерү эшләре, хатирәләр язылган. Аларның авторлары - Марина Цветаеваның замандашлары, биографлар, әдәбият белгечләре.
Туры эфирда китапханәчеләр шагыйрәнең гади булмаган тормыш һәм иҗат юлы, аның ата-анасы биргән тәрбиясе, беренче китабы турында сөйлиләр.
Чарада шулай ук Марина Цветаеваның шигырьләре яңгырады. Мәктәп укучылары шагыйрә турында фикерләре белән уртаклашты.