Милли проектлар
11 октябрь 2022, 04:36

Патриотик тәрбия эше югары дәрәҗәдә

10 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе, Русия Герое, генерал-полковник Владимир Шаманов белән очрашты.

Патриотик тәрбия эше югары дәрәҗәдәПатриотик тәрбия эше югары дәрәҗәдә
Патриотик тәрбия эше югары дәрәҗәдә

10 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе, Русия Герое, генерал-полковник Владимир Шаманов белән очрашты.

- Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачуда катнашырга риза булуыгыз - безнең өчен зур дәрәҗә. 500 малай һәм кызны "шәйморатовчылар" рәтенә кабул итәчәкбез. Алар Русия һәм Башкортстанның чын патриотлары булыр, - диде Радий Фәрит улы төбәктә патриотик тәрбия үсеше турында сүз алып барып.

Владимир Шаманов республикада хәрби-патриотик инфраструктура үсешен, яшьләрне Ватан геройлары истәлеген мәңгеләштерү эшенә җәлеп итүне югары бәяләде.

Ил Президенты Владимир Владимирович Путин патриотик тәрбия җәмгыятьнең бер өлеше булырга тиешлеген даими кабатлый. Инанулары булмаган кеше дөрес максатлар куя һәм аларга ирешә белми.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас