Милли проектлар
10 октябрь 2022, 01:01

Социаль контракт кече бизнес башларга ярдәм итә

Контракт буенча 250 мең сумга кадәр акча бүленә.

Социаль контракт кече бизнес башларга ярдәм итәСоциаль контракт кече бизнес башларга ярдәм итә
Социаль контракт кече бизнес башларга ярдәм итә

Әбҗәлил районы хакимияте комиссиясе утырышларында, "Кече һәм урта бизнеска ярдәм" милли проекты кысаларында, эшсез гражданнарга тәкъдим ителгән бизнес-проектлар каралган. Максатчан социаль ярдәм бүлеп бирү карары 21 эшсез гражданга карата кабул ителгән. Комиссиянең уңай нәтиҗәләреннән соң, эшсез гражданнар салым органында шәхси эшкуар буларак теркәлгән. Бизнес алып бару өчен бүлеп бирелгән акча аларның бизнес проектларын тормышка ашыру өчен кулланылачак. Планлаштырылган бизнес идеялары төрле тармакларга карый: җитештерү, кулланучылар хезмәте, авыл хуҗалыгы һ.б.

Бу төр финанс ярдәм эшсез гражданинга үзенең хыялын тормышка ашырырга, яраткан эшен башкарырга булышачак һәм табыш та китерәчәк.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас