

"Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" милли проекты кысаларында реконструкцияләнгән ярның өченче этабын төзекләндерү эше тәмамлану алдыннан.
Гадәттәгечә, Салават шәһәр округы башлыгы подрядчик белән турыдан-туры объектта оператив очрашу үткәрә. Хәзерге вакытта җирне тигезләү эшләре тәмамланган, яр буе мәйданына таш китерелгән, электр белән тәэмин итү кабельләрен, аз көчәнешле челтәр кабельләрен, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен җир астына урнаштырганнар, Подрядчик хәзерге вакытта җәяүле юлларын төзү өстендә эшли. Тратуар кырларына ташны урнаштыру тәмамланган. Тирә якка куаклар һәм төрле агачлар утыртыла.
Элекке төзекләндерү эшләрен дә исәпкә алсак, Агыйдел елгасы яры Салават кешеләре өчен яраткан урынга әйләнәчәк.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv