

"Демография" милли проекты кысаларында "Эшкә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физик культура һәм спорт комплексы нормативларын тапшыру оештырылды. Ул төрле профилактик исәптә булган балалар өчен үткәрелде.
Чараны ачу тантанасында район хакимиятенең Яшьләр эшләре, спорт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Марсель Рәхмәтуллин, яшьләр спорт мәктәбе директоры Фәнүз Солтанов чыгыш ясап катнашучыларга уңышлар теләделәр. Комплекс кысаларында укучылар спортның биш төре буенча нормативлар тапшырдылар.Чараның спорт өлеше тәмамлангач, оештыручылар егетләр өчен чәй табыны әзерләделәр, бу дуслык атмосферасы тудыруга ярдәм итте.
Чара азагында нормативларны уңышлы тапшыручыларга дипломнар һәм бәләкләр тапшырылды.
- Бу комплекс илебезнең бөтен халкы арасында спортны популярлаштыру өчен тергезелде. Даими күнегүләр сезнең эшегезне яхшыртачак һәм алтын значокка омтылу сезне көн саен физик сәламәтлеккә игътибар итәргә өйрәтәчәк. Чыннан да, күнегүләр организмны ныгыта һәм сәламәт гадәтләр үстерүгә ярдәм итә, диде балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директоры Фәнүз Солтанов.