

Яңа уку елы башында Краснокама районының Шушнур авылы урта мәктәбендә матур вакыйга булган: биредә “Үсеш ноктасы”ның санлы һәм гуманитар юнәлештәге мәгариф үзәге ачылган. Аның кысаларында алынган санлы микроскоплар дәресләрне тагын да мавыктыргыч итеп үткәрергә ярдәм итә.
Әйтик, 5нче сыйныфта биология дәресе – кызыклы булса да, шактый авыр фән. Ә заманча технологияләр куллану дәресләрне кызыклы үткәрергә булыша. Мәсәлән, санлы микроскоп аша балалар үсемлекләрнең күзәнәкләре төзелешен үз күзләре белән күрә ала.
“Санлы микроскоп – ул безнең әйләнә-тирә дөнья белән күзгә күренмәс гаҗәеп яшәеш арасындагы күпер. Ә гаҗәеп, серле дөнья балаларны үзенә нык җәлеп итә”, – ди биология укытучысы Соина Римма Мансур кызы.
Бүген исә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында республиканың иң төпкел авылларында укучы балалар да заманча технологияләр ярдәмендә үзләренә гаҗәеп дөньяның серләрен ача ала.