

Республикада яшәүчеләр мәгариф учреждениеләре спорт залларында шөгыльләнә алачак. Халыкның спорт инфраструктурасын куллану тәртибе Башкортстан хөкүмәте карары белән билгеләнгән. Документ премьер-министр Андрей Назаров тарафыннан имзаланган һәм хокукй мәгълүмат порталында бастырылган.
Анда бу яңалык республика милкендәге барлык белем бирү учреждениеләренә кагылачак диелгән. Исемлеккә спорт сарайлары, боз ареналары, спорт үзәкләре, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, спорт мәйданчыклары, спорт һәм уен заллары, стадионнар кергән.
Мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары барлык теләүчеләр өчен спорт инвентаре белән куллану һәм залларда шөгыльләнү вакытын раслаучы расписание һәм тәртипне расларга тиеш. Бу хезмәтләр бушлай да, ташламалы да, түләүле шартларда да булырга мөмкин.
Карар Владимир Путинның “РФнең 2030 елга кадәрге үсешенең милли максатлары турында”гы указына ярашлы кабул ителгән. Чара киң массалар арасында спортны җәелдерү максатында һәм мәктәп спорт клублары үсешен үстерер өчен эшләнелгән. Әлеге указ Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” проекты максатлары белән дә аваздаш.
Чыганак: bashinform.ru