

Төбәктә милли проектларның гамәлгә ашырылуын күзәтүче республика хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов Салват һәм Күмертауда булды. Биредә бүгенге көндә, башка муниципалитетлардагы кебек үк, Владимир Путин кушуы буенча булдырылган милли проектлар ярдәмендә яңа объектлар төзелә.
Шундый объектларга Салават шәһәренең Көнчыгыш торак районында инженер челтәрләре төзү дә керә. Алар “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларындагы “Стимул” программасы буенча төзелә. Объектны сафка тапшыру 2022 ел ахырына планлаштырылган. Финанслау 104 миллион сумнан арткан. Шуларның 87,6 миллионы – федераль бюджет чыганаклары.
Күчмә утырыш барышында үзвакытында объектны сафка тапшыру һәм эшләрне тәмамлау сораулары өйрәнелде. Бу 25 мең квадрат метр торакны сафка кертергә булышачак.
Чыганак: bashinform.ru