Милли проектлар
6 октябрь 2022, 19:03

Башкаланы күреп кайтканнар

Октябрьскийда яшәүче актив өлкән яшьтәге буын  “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында оештырылган “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” программасы кысаларында чираттагы экскурсиягә барды. Бу программа республиканың истәлекле урыннары һәм табигый объектлары белән танышуга юнәлтелгән.

Мондый экскурсияләр кешеләрне үзара якынайта, кызыксындырган темалар буенча яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә. Әгәр бер ел элек республика буенча бер көнлек турлар турында бик азлар ишетсә,  бүгенге көндә алар инде шактый популярлык яулап өлгерде дию һич ялгышлык булмас.

4 октябрьдә чираттагы төркем республика башкаласы Уфага барып кайтты. Төркемдәгеләр милли музейны, лимонарийны, башкаланың күркәм һәйкәлләрен, паркларын  күреп кайткан. 

Чыганак: oktadm.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас