

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Уңайлы шәһәр мохите” өстенлекле милли проект кысаларында Тәтешле районында район мәдәният йортының көньяк яктагы территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Нәтиҗәдә, Тәтешле авылы халкы рәхәтләнеп ял итәрдәй урын килеп чыккан: биредәге җәяүлеләр өчен тротуарлар, килүчеләр рәхәтләнеп ял итсен өчен эскәмияләр, яктырту корылмалары – барсы да күзләрне иркәләрлек ыспай, матур.
Тәтешледә милли проектлар буенча башка күп эшләр дә алып барыла. Быел тагын да бер җәмәгать мәйданын төзекләндерү тәмамланачак – ул да булса, үзәктәге Бармыш елгасындагы буаны тәртипкә китерү.