Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 октябрь 2022, 00:18

Кино да яшәрә, дуслар!

Октябрь башында Башкортстанның кинематографлар союзы өр-яңа проект – “Башкортстанның яшь киносы” кинолабораториясе эшен башлап җибәрде.

Кино да яшәрә, дуслар!
Кино да яшәрә, дуслар!

   Октябрь башында Башкортстанның кинематографлар союзы өр-яңа проект – “Башкортстанның яшь киносы” кинолабораториясе эшен башлап җибәрде.

   -Безнең БР кинематографистлар союзы БР Мәдәният министрлыгы һәм Русия кинематографлар союзы, төрле грандлар кысаларында төрле лабораторияләр, мастер-класслар үткәрә һәм шуның белән бергә яңача эшләргә, иҗат итәргә теләгән кешеләргә үзләрен яңа амплуада күрергә мөмкинлек бирә,- ди бу уңайдан БР кинематографлар союзы рәисе Зөһрә Буракаева.

   “Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада кино сәнгатен үстерү буенча күп эшләр алып барыла. Әлеге кинолаборатория дә яшьләргә Башкортстанның билгеле кино остазларыннан мастер-класслар алу һәм киләчәктә мәртәбәле кинопроектлар конкурсларында катнашу мөмкинлеге бирер дип ышанабыз.

Фото: Башинформ.  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: