Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 октябрь 2022, 00:14

Халыкка ял урыны булыр ул

   Соңгы елларда Башкортстанда халыкка ял итү урыннарын булдыру буенча зур эшләр башкарыла.

Халыкка ял урыны булыр ул
Халыкка ял урыны булыр ул

   Соңгы елларда Башкортстанда халыкка ял итү урыннарын булдыру буенча зур эшләр башкарыла.

   Быел, мәсәлән, Әлшәй район үзәгендә яңа ял паркы ачылачак. “Торак һәм шәһәр мохите” федераль программасы кысаларында Раевка авылында “Яңавыл” дип аталган ял паркы ачылуны Яңавыл микрорайонында яшәүче бар халык көтә. Биредә балалар мәйданы, ял зоналары, җәяүлеләр өчен спорт йөрүе сукмаклары, 12 яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән спорт комплексы булачак.

   Паркта яшелләндерү, яктырту эшләрен башкару, видеокүзәтү корылмаларын урнаштыру көтелә. Әлегә биредә кызу эш бара.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: