Милли проектлар
4 октябрь 2022, 07:59

Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм кирәк

Республика башлыгы оператив киңәшмәдә яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушты.

Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм кирәкМобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм кирәк
Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм кирәк

 Республика башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән узган чираттагы оператив киңәшмәдә яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушты.

“Башкортстанда өлешчә мобилизация оешкан төстә үтә, военкоматларга чиратлар барлыкка килде, үзе теләп китүчеләр бик күп булды, – диде Радий Хәбиров. – Якташларыбызга зур рәхмәт. Без яугирләргә уңайлыклар тудыруда ярдәм итә алабыз, аларга азык-төлек җибәрсәк, яхшы булачак. Хакимият башлыклары үз якташлары янына бер ай эчендә ике тапкыр барып, аларга ниндидер көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә ала. Мобилизацияләнгән гаиләләргә дә ярдәм итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән гаи­ләләрнең реестрын төзергә кушты.

“Монда бик сизгер булырга кирәк. Барлык муниципалитетларда моби­лизацияләнүчеләрнең гаиләләре реестрын булдыруны сорыйм. Бу алай ук катлаулы түгел, – диде Радий Хәбиров. – Бездә көндәлек ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән штаб булдырылды”.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путин сентябрь аенда илдә өлешчә мобилизация игълан итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас