Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 октябрь 2022, 20:17

Котлы булсын йортыгыз, имин булсын дөньялар!

Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында авария хәлендә булган торакта яшәүчеләр яңа фатирларга күчә.

Котлы булсын йортыгыз, имин булсын дөньялар!
Котлы булсын йортыгыз, имин булсын дөньялар!

Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында авария хәлендә булган торакта яшәүчеләр яңа фатирларга күчә.

4 октябрьдә Кыргыз-Миякә авылындагы 25 гаиләгә Авария хәлендәге торак фонды яңа фатир ачкычлары тапшырды. "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында Мәктәп урамында алар өчен махсус күпфатирлы йорт төзелгән.

- 25 гаилә әгъзасы булган 74 кеше яңа фатирга күчә. Быел Миякә районы авария хәлендәге торактан күчерү планын тиешеннән алда тәмамлый, - диде БР төзелеш министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.

Ачкычларны тапшыру тантанасында катнашкан Башкортстан Республикасы Авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры урынбасары Алексей Малинский:

- Яңа торакка күчү - һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Сезне иркен, төзек фатирларга ия булуыгыз белән котлыйм. Йортыгызда һәрчак җылы һәм уңайлы булсын, - диде Алексей Малинский.

"Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында Миякә районы үзәгендә тагын Комаров урамында урнашкан авария хәлендәге ике йортта яшәүчеләрне күчерү планлаштырылган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: