Милли проектлар
4 октябрь 2022, 08:29

Ихаталар матурланды һәм төзекләнде

Барлыгы 28 мең кеше яшәгән күпфатирлы 230 йортны үз эченә алган 200 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Ихаталар матурланды һәм төзекләндеИхаталар матурланды һәм төзекләнде
Ихаталар матурланды һәм төзекләнде

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында барлыкка килгән “Башкортстан ихаталары” программасының агымдагы сезоны проектларын тормышка ашыру тәмамланды. Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов хәбәр иткәнчә, программаны финанс белән тәэмин итү быел 1,06 миллиард сум тәшкил иткән. Барлыгы 28 мең кеше яшәгән күпфатирлы 230 йортны үз эченә алган 200 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
"Программаны вакытында тормышка ашыру санкция басымы сәясәтенә каршы торуга бәйле берничә чара хисабына ирешелде. Аерым алганда, башкарылган эшләр өчен түләү тәртибе үзгәртелде: быел без арадаш түләүне күздә тоттык, моннан тыш, аерым шәһәрләрдә контрактлар белән аванс түләүләре каралган иде. Шул ук вакытта ахыргы түләү тәртибе үзгәрешсез калды, соңгы түләү министрлык тарафыннан эшләрне тикшергәннән соң гына башкарыла.
Күрсәтелгән чараларны кабул итү балаларгы уен һәм спорт җиһазлары өчен вакытында түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, аны җитештерү циклы, кагыйдә буларак, 60 көн тәшкил итә», - ди Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас