Милли проектлар
3 Октября 2022, 09:05

Яңа мониторлар кайтарылды

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында.

onkorb.ruonkorb.ru
Фото:onkorb.ru

Башкортстан Республикасы онкодиспансерына яңа мониторлар кайтарылды. Алар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә китерелгәннәр, дип хәбәр иттеләр Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында.

Пациент мониторлары-пациентның торышын характерлаучы бер яки берничә параметрны озак вакытлы контроль/үлчәү функциясен тормышка ашыручы җайланмалар.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш - «Сәламәтлек саклау» милли проектының төп юнәлешләренең берсе. Заманча җиһазлар белән 140тан да ким булмаган кан тамырлары үзәкләрен һәм 469 беренчел кан тамырлары бүлекләрен яңадан җиһазландыру планлаштырыла. РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән милли проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: национальныепроекты.рф

 

Читайте нас