Милли проектлар
3 октябрь 2022, 09:10

Командалар үз көчләрен сынады

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале Нуриман районында «Демография» милли проекты буенча узды.

Чараны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков ГТО нормативларын уңышлы үтәгән спортчыларга алтын һәм көмеш билгеләре тапшырды.

Фестиваль программасында командалар үз көчләрен спорт тестларында сынап карады.

«Беренче чиратта ГТО-үзе бер ярыш. Даими физик күнегүләр сезне ГТО сынауларына әзерләп кенә калмыйча, тәнегезне һәм акылыгызны да чыныктыра», - дип билгеләп үтте Нуриман районы хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Марсель Рәхмәтуллин.

Чыганак: национальныепроекты.рф

Читайте нас