

Октябрьский шәһәрендә картинг буенча Башкортстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге булды. Чара «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Ярышлар «Кадет», «Милли-юниор», «Милли» классларында узды.
Беренчелектә республиканың төрле шәһәрләреннән-Уфа, Стәрлетамак, Салават, Бөре, Октябрьский шәһәрләреннән, Мишкә районыннан 30дан артык спортчы катнашты.
Команда беренчелегендә җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар, тиешле дәрәҗәдәге кубоклар белән бүләкләнде.
Шәхси зачетта җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.