Милли проектлар
2 октябрь 2022, 10:41

Булачак коллегалары белән танышкан

Нефтекама шәһәр хастаханәсенә эш сәфәре белән БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Ениикеева килде.

Булачак коллегалары белән танышканБулачак коллегалары белән танышкан
Булачак коллегалары белән танышкан

Динара Еникееваның сәфәре Бөре медицина-фармацевтика көллиятенең Нефтекама филиалына барудан башланды. Директор Неля Белобородова кунакларны сыйныфлар белән таныштырудан башлады. Бөре медицина-фармацевтика көллияте филиалы ачылу сәбәпле, урта звено белгечләрен әзерләү мөмкинлеге барлыкка килде. Неля Белобородова һәм министр урынбасары дәресләрдә булдылар. Динара Рәис кызы булачак коллегалары белән аралашты, аларга укуларында уңышлар теләде. Canon Aquilion Lightning SP компьютер томографы ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында килде. Яңа диагностик җиһазлар 1нче дәвалау корпусының беренче катында урнаштырылды. Бу бинада капиталь ремонт та үткәрелгән иде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас