Милли проектлар
1 октябрь 2022, 04:34

Озын булсын юллары

Борай-Иске Балтач-Куеда юлының биш километр озынлыктагы бер участогында 77 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган.

Озын булсын юлларыОзын булсын юллары
Озын булсын юллары

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты ярдәмендә Борай-Иске Балтач-Куеда автомобиль юлы участогын яңарттылар. «Башкиравтодор» җәмгыяте филиалының – Татышлы юл төзү һәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре белгечләре Борай – Иске Балтач – Куеда автомобиль юлының биш километр озынлыктагы авария хәлендәге участогын ремонтладылар. Объектның гомуми бәясе якынча 77 миллион сум сум. - Үткәрелгән ремонт сыйфатына аерым игътибар бирелә - илкүләм проект объектларында эшләр башкаруга күп баскычлы контроль оештырылды, аны башта подрядчы оешмалар үзләре, аннары заказ бирүче, аннары Федераль юл агентлыгы белгечләре дә үткәрә, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев. Контрактта әлеге участокта 2022-2023 елларда эшләр башкару каралган иде. Әмма юл төзүчеләр эшләрне билгеләнгән вакыттан алда төгәлли алган. Объектта юлның элекке өслеген тулысынча алып, аеруча нык һәм чыдам вак таш-мастикалы асфальтобетон катламнарыы салынган. Юлчылар юкл өслеген климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәтнең интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау ысулы буенча сайлап алынган асфальт-бетон катнашмасы белән каплаган. Моннан тыш, юл кырларын тулысынча ныгытылган һәм юл сызыгы урнаштырылган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас