+9 °С
Болытлы
1 октябрьдә 8.30 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр төбәктә яшәүче 60 яшьтән өлкәннәр бушлай кан басымын үлчәтә, шикәр күләмен тикшертү өчен кан тапшыра, ЭКГ үтә ала.
"Ачык ишекләр көне” “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстан халыкның саулыгын саклау максаты белән үткәрелә. Аны БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Республика кардиология үзәге үткәрә.
Йөрәген тикшертергә теләүчеләр үзләре белән паспорт һәм мәҗбүри медицина страховкасы полисын алырга тиеш.
Адресы: Уфа шәһәре, С Кувыкин ур., 96/1.