Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 сентябрь 2022, 13:39

Нурия Ирсаева юбилеен каршылый!

Театр сөючеләр өчен зур бүләк.

Нурия Ирсаева юбилеен каршылый!
Нурия Ирсаева юбилеен каршылый!

Театр сөючеләр өчен зур бүләк.

 

Башкалабыз Уфада ямьле бер чарага әзерлек бара. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының мәшһүр актрисасы Нурия Ирсаева үзенең юбилеен каршылый. Тантаналы чара актрисаны үстергән һәм безне гашыйк иттергән театрында 28 октябрьдә узачак.

Кичәне әзерләүче режиссер – Фиргәт Гарипов, сценарий авторы— Динара Каюмова.

- Беренче өлеше художество планында узачак, ә икенчесендә котлаулар

һәм музыкаль бүләкләр булыр. Нурия Исхак кызы үзе дә җырлар дип өметләнәбез. Мин әле аның бала-чагыннан мини-спектакль язам – , диде  «Башинформ»га  Динара Каюмова.

Нурия Ирсаева – Русия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең шәрәфле гражданины, СССР  Мәдәният министрлыгының А. Д. Попов исемендәге Көмеш медале иясе.

Нурия Исхак кызы 1965 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, шул ук елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә алына. 1987 елда З. Исмагилов исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлый.

Әйткәндәй, 14 октябрьдә Русия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты  Фидан Гафаровның да юбилей бенефисы узачак.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында безгә мондый күркәм чараларны тагын да бүләк итәрләр дип ышанасы килә. Бу катлаулы чорда халыкны рухландырыр, күңелне үстерер чаралар булуы мөһим.

 

Фото: ok.ru   frontend.vh.yandex.ru

 

Нурия Ирсаева юбилеен каршылый!
Нурия Ирсаева юбилеен каршылый!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: