Пособиегә акча бүленде.
Русия Хөкүмәте “Герой- ана” исеменә лаек булган – ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләүче әниләргә бер тапкыр бирелүче пособие өчен
30,7 млн сум акча бүлде.
Бу документка Русия Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.
Акчалата бүләккә “Ата-ана даны” ордены яки орден медаленә ия булганнар да ия булачак.
«2022 елда бу түләүләргә чыгымнар хөкүмәтнең резерф фондыннан бүленә. 2023-2025 елларда шундый ук түләүләр хөкүмәт тарафыннан расланган федераль бюджет проектына кертелгән», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертү турындагы указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Аның шартлары буенча, 10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Русия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исеме бирелә һәм аңа лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк ала.
Моннан тыш, «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләүне йөкләде. Ата-аналарның берсе 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерүче яки уллыкка алучы ата-аналарга бирелә.
“Демография” гомумдәүләт поекты кысаларында эшкә кушылган бу гамәл гаиләләргә бик көтелгән һәм файдалы бүләк булсын.
Фото: oktyabrmiyaki.ru