Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 сентябрь 2022, 05:57

Яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтле бул

Салават шәһәрендә Бөтенрусия акциясе үтте.

Яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтле бул
Яхшылык эшләүчеләргә рәхмәтле бул

"Мәгариф" милли проектының "Социаль эшчәнлек" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Салават шәһәренең гомуми белем бирү оешмаларында "Сезнең кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!" Бөтенрусия акциясе үтте. Аның максаты - мәктәпне хәвефсез һәм кунакчыл итәр өчен көн саен ярдәм итүче кешеләргә рәхмәт белдерү. Бу көнне укучылар мәктәпләрдәге административ хезмәткәрләргә -  директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасарларына, пешекчеләргә, ашханә эшчеләренә, җыештыручыларга ярдәм иттеләр.

Акциядә 8-10 сыйныфтагы яшь волонтерлар катнашты. Алар котлау открыткаларын әзерләделәр һәм хезмәткәрләргә бүләк иттеләр, мәктәп турында кайгыртканнары өчен, булдырылган уңайлыклар, сыйныф бүлмәләре, тәмле ашлар өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: