Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 сентябрь 2022, 05:53

Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк

13 туризм маршрутына 24 км юл төзекләндереләчәк.

Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк
Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк

27 сентябрь - Бөтендөнья туризм көне - туристлар һәм туризм өлкәсендә эшләүчеләр өчен бәйрәм. "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты ярдәмендә Русиядә елдан - ел мәдәни мирас объектлары, табигый тыюлыклар, сәламәтлек саклау курортлары арта бара. Башкортстанның Транспорт һәм юллар министрлыгы белдерүенчә, быел милли проект кысаларында, 13 мәдәни һәм тарихи урынга алып барган 24 км юлда асфальт-бетон өслеге алмаштырылачак. Бу максатлар өчен якынча 500 миллион сум бүлеп бирелгән.

Бу исемлектә Благовещен районындагы Благовещенск-Павловка юлының ике бүлеге, Уфа районындагы “Юматово” шифаханәсенә керү урыны һәм Гафури районындагы Стәрлетамак-Краснусольск трассасы бар. Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә килгән кунаклар яратып йөри торган урыннарга да юллар яңартылачак.

Гомумән алганда, 2022 нче елда, милли проектны тормышка ашыру ярдәмендә, региональ, шәһәрара һәм җирле әһәмияттәге 203 км юлларны дәүләт стандарты таләпләренә китерү планлаштырыла.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: