Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 сентябрь 2022, 05:55

Белем йортларын төзекләндерү дәвам итә

Стәрлетамакта ике мәктәп һәм елга яры реконструкцияләнә.

Белем йортларын төзекләндерү дәвам итә
Белем йортларын төзекләндерү дәвам итә

Стәрлетамакта төзекләндерелгәннән соң ел азагында 1нче санлы гимназия ачылачак. Белем йортын реконструкцияләү "Мәгариф" милли проекты кысаларында федераль акчалар исәбенә алып барыла.

Яңартылган гимназия кампус принцибын тормышка ашырачак, анда 750 укучыга исәпләнгән мәктәп, 120 урынлы балалар бакчасы һәм тулай торак урнашачак. Эш агымдагы елның декабрендә тәмамланачак.

Стәрлетамакта 29 нчы санлы мәктәп тә яңартыла. Ул “Яңа Мәктәп” проектына кушылды. Бүгенге көндә төзүчеләр түбәне, фасадны ремонтлаган, бинаның диварларын җылыткан. Подрядчик бинаның тышкы бизәлешенә аеруча игътибар бирә, аны укучылар һәм аларның әти-әниләре сайлаган. Мәктәпне тузекләндерү бәясе 124 миллион сумнан артык. Мәктәп 2023 елда ачылачак.

Эшнең барышын Башкортстан Республикасының Баш Федераль Инспекторы Алексей Касянов тикшергән. Мәктәпләрдән тыш, ул Ашкадар елгасы ярында булып анда барган төзекләндерү эшләре белән дә танышкан. Монда карау платформасы, йөзүче пристань, амфитеатр баскыч, җәяү йөрү өчен урыннар, кафе, уен һәм спорт мәйданнары булачак. Моннан тыш, пляж һәм машина кую урыны җиһазландырылачак. Яр буе тарихи үзәк белән тоташтырылачак, бу велосипед юлы ясарга мөмкинлек бирәчәк. Эш өчен 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Иҗтимагый мәйданны яшелләндерү быел көздә тәмамланырга тиеш.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: