+18 °С
Болытлы
Республикада Чишмә - Аксен - Кыргыз Миякә - М-5 "Урал" автомобиль юлының Дәүләкән районы территориясендәге ике юл участогында ремонт эшләре тәмамланган.
"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында яңартылган трассаның 14 километрына ремонт ясалган. Аерып әйткәндә, чокырларны бетергәннәр, тигезләүче катлам түшәгәннәр, юл читләрен ныгытканнар, юл билгеләре сызганнар. Киләсе 2023 елда әлеге автомобиль юлында тагын 4 километрны ремонтлау планлаштырылган.
"Башинформ" буенча.