"Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасы чикләрендә Тәтешле районынының Кашкак һәм Беләш авылларында яңа модулле акушер-фельдшер пунктлары төзелә.
Районның 73 торак пунктын 5 амбулатория һәм 35 ФАП хезмәтләндерә.
Кашкак авылында булачак бинаның каркасы күтәрелгән. Якын көннәрдә төзүчеләр түбә ябу эшләренә тотыначаклар һәм сэндвич-панель стеналарны торгызачаклар. Кашкак ФАПы 371 кешене хезмәтләндерәчәк, шуларның 55 - балалар.
Беләш авылында нигезе корылган, шушы көннәрдә бинаның үзен төзи башлаячаклар. Биредәге ФАП 450 кешене хезмәтләндерәчәк, 62се - балалар.
Төзелеш эшләрен октябрь урталарына тәмамлау бурычы тора, медицина хезмәте ел ахырына кадәр күрсәтелә башланачак дип күзаллана.