Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 сентябрь 2022, 11:46

Акманай күл буен тазартканнар

Чара барышында Акманай күленең 700 метр яры тазартылып, аннан 3 кубометр чүп җыеп чыгарылган. 

Акманай күл буен тазартканнар
Акманай күл буен тазартканнар

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чишмә районының Ар авыл советы хакимияте белән берлектә Акманай күле яр буен тазарту буенча экологик акция үткән.  Чарада Келәш авылының Мостай Кәрим исемендәге мәктәбе укучылары актив катнашкан. Акциядә барлыгы 40 кеше катнашкан.

         Чара барышында Акманай күленең 700 метр яры тазартылып, аннан 3 кубометр чүп җыеп чыгарылган.  Шулай ук Мостай Кәрим исемендәге мәктәп яны бакчасы төзекләндерелгән, балалар агачлар һәм декоратив куаклар утырткан.

         Билгеле булуынча, «Русия суы» бөтенрусия акциясе 2014 елдан алып үткәрелә.  Чарада ил буенча 5 миллионнан артык кеше катнашкан.  2019 елдан алып илдә РФ президенты Владимир Путин кушуы буенча «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты тормышка ашырыла.

БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: