Республикада “Яшьләргә – эш!” вакансияләр ярминкәсе үтте.
Анда Башкортстанның 300дән артык предприятие һәм оешмасы яшьләр өчен 2,7 мең вакансия тәкъдим итте, диләр төбәкнең Хезмәт министрлыгыннан.
Ведомстводан әйтүләренчә, “Арт-Квадрат”та үткән акциядә 4 меңнән күбрәк кеше – студентлар, яшь белгечләр – катнашкан.
“Мондый формат эш эзләүчеләргә дә, эш тәкъдим итүчеләргә дә бик уңайлы. Күзгә-күз карашып сөйләшү, сорауларга туры җаваплар алу мөмкинлеге бар. Акция нәтиҗәләре буенча, 395 эш эзләүче эшкә юллама алды, 158 кеше эшкә урнашты” – ди, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Әйткәндәй, әлеге вакансияләр ярминкәсе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында оештырылган.