Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь 2022, 09:41

Бал корты кебек тырыш булсаң гына

Уңышка ирешеп була.

Глуховской шифаханәсе авылында яшәүче Сергей Яковлев умарта тәрбияләүнең бар серен белә. Чөнки ул бу эшнең нечкәләкләрен бәләкәйдән күреп, өйрәнеп үскән.

Башта кызыксыну буларак кына башланган шөгыль бүген инде Яковлевларның гаилә бизнесына әйләнгән. Әле аларның хуҗалыгында өч йөздән артык умарта бар.

Әйтергә кирәк, бу эш күп чыгымнар да таләп итә. Сергей яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында республикада фермерларга һәм авыл кооперацияләрен үстерүгә ярдәм итү программасы эшли. Эшкуар шушы программада катнашуга гариза биргән һәм грант алган. Акчаларны ул яңа прицеп һәм умарталык өчен корылмалар алуга тотынган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: