Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь 2022, 13:11

"Яшьләргә - эш!" вакансияләр ярминкәсе узды

“Яшьләргә – эш!” вакансияләр ярминкәсе барышында Башкортстанның 300дән артык эшкуары яшь эш эзләүчеләргә 2,7 меңнән артык эш урыннары тәкъдим итте.  Эшкә урнаштыру мәйданчыкларына 4 меңнән артык кеше килде. Алар арасында студентлар һәм вуз, ссуз тәмамлаучылар да бар. Чара  “Демография” милли проектының “Мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү”  федераль проектына ярашлы оештырылды.

–Чараның шундый форматы эш тәкъдим итүчеләргә дә, эш эзләүчеләргә дә файдалы. Монда тәкъдимнәр  мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлек иткән  ышанычлы һәм тикшерелгән эш бирүчеләрдән килә. Теге яисә бу вакансиягә өмет итүче эш бирүчегә үзен кызыксындырган барлык сорауларга җавап ала ала. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 395 кеше эшкә юллама алды һәм 158 кеше эшкә урнашты, – дип сөйләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: