Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь 2022, 09:19

Интернетка тоташтырганнар

Башкортстанда өч меңнән артык социаль әһәмиятле объект “Цифрлы икътисад” милли проекты ярдәмендә интернетка тоташтырылган.
Төгәлрәк әйткәндә, моңарчы югары тизлекле интернетлары булмаган 3076 социаль әһәмиятле объект интернет белән тәэмин ителгән. Социаль объектларга килгәндә, болар – мәгариф учреждениеләре, ФАПлар, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия объектлары, шулай ук сайлау комиссияләре.
Белгечләр ассызыклавынча, социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыру ерак урнашкан кече авылларда элемтә үсешенә юл куя. Элемтә узеллары барлыкка килә.
“Цифрлы икътисад” милли проекты Владимир Путин кушуы буенча эшләнелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: