Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь 2022, 09:21

Бик күркәм булган

Тәтешле районы үзәгендә Бармыш елгасындагы буаның пляж зонасын һәм район мәдәният сараеның көньяк өлешен төзекләндерү дәвам итә. Эшләр “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасы һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына ярашлы финанслана. БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге вакытка территорияләрдә яктырту системасы монтажы тәмамланган.
Шулай ук проектка ярашлы пляж зонасын җиһазландыру, катамараннар өчен причал, балалар һәм спорт мәйданчыклары, сату киосклары, беседкалар, фонтан һәм янгын сүндерү машинасы өчен пирс төзү дә күзаллана.
Проект икенче ел эшләп килә, 2021 елда буа янында юлны, машиналар өчен стоянка урынын төзекләндерделәр. Буа тирәли тротуар ясалды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: