Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь 2022, 09:37

Аскында - "Яшел Башкортстан" акциясе

askino.bashkortostan.ru
Фото:askino.bashkortostan.ru

Аскын районы халкы “Экология” милли проекты максатын тормышка ашыру уңаеннан “Яшел Башкортстан” республика акциясендә катнашты. Мәсәлән, Аскын авылында яңартылган стадионда “Спорт” аллеясе барлыкка килде. Ә Крестьян урамында миләшләр аллеясен яңартканнар – язын алынмаган үсентеләрне урынына яңаларын утыртканнар. Яңартылган стадион тәүге тапкыр шулкадәр күп кеше кабул итте. 60тан артык үсенте утыртыр өчен бирегә район хакимияте, Аскын авыл Советы хезмәткәрләре, Аскын 2 санлы урта мәктәбе, балалар спорт мәктәбе, “Батыр” сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре  килде. Чыршылар утырту чын бәйрәмгә әверелде! Республика акциясенә кушылганнар өчен район мәдәният йорты  хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре художество номерлары әзерләгән иде. Спорт мастеры, хәрби-спорт көрәше буенча Русия чемпионы, “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Илһам Нурмөхәммәтов иртәнге зарядка оештырды. Ә бу бит “Чемпион белән зарядка” акциясе дә әле. 

Чыганак: askino.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: