Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 сентябрь , 09:10

Яңавыл халкын яңа күпер сөендерә

Бу - бик мөһим! 

Яңавыл халкын яңа күпер сөендерә
Яңавыл халкын яңа күпер сөендерә

"Торак һәм шәһәр мохите"милли проектының төп максатларының берсе - шәһәрләрдә уңайлы шартлар булдыру. Шуңа күрә: ял парклары, тарихи урыннар төзекләндерелә, яңа социаль әһәмиятле объектлар төзелә.

22 сентябрьдә "Яңавыл" станциясендә БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Дорофеевский һәм башка мактаулы кунаклар белән берлектә җәяүлеләр күперен ачу тантанасы булды.

Чара «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы кысаларында узды. Җәяүлеләр күпере төзелеше - «Русия тимер юллары» җәмгыятенең 150 млн.сумнан артык инвестиция проекты. Төзелеш эшләрен подрядчы оешма "Промстрой" оешмасы алып барды.

Яңавыллылар өчен көтелгән һәм мөһим булган объект заманча стандартларны һәм таләпләрне исәпкә алып эшләнгән. Җәяүлеләр йөри торган ягының озынлыгы 96 метр, киңлеге 3 метр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в