Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 сентябрь 2022, 11:42

Һәркемнең үз почмагы булачак

Башкортстанда халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы 2022 ел азагына кадәр тәмамланачак.

Һәркемнең үз почмагы булачак
Һәркемнең үз почмагы булачак

Башкортстанда халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы 2022 ел азагына кадәр тәмамланачак. Бу хакта төбәкнең төзелеш министры вазифасын башкаручы Егор Родин белдерде.

"2017 елга кадәр авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасы Башкортстанда быел тәмамланачак. 2 меңгә якын кешене күчерәсе калды", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, авария хәлендәге торактан күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә. Башкортстанда хәзер 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле хәлдә дип саналган йортларны күчерәләр. Әлеге программа буенча барлыгы 134 күпфатирлы авария хәлендәге йорттан 19 муниципалитетка 5 мең кешене күчерергә кирәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в