

Башкортстанда югары сыйныф укучылары ике еллык программалаштыру курсларын бушлай уза алачак.
Дәүләт хезмәтләре порталында 8-11 сыйныф укучылары бушлай ике еллык программалаштыру курслары уза алачак. Моның өчен гаризалар кабул итү башланган. www.gosuslugi.ru.
Исегезгә төшерәбез, ил Хөкүмәте ИТ-тармак өчен кадрлар әзерләү буенча системалы эш алып бара. Дәүләт башлыгы финанслауны арттыру һәм белгечләрне мәктәптә укыганда ук әзерли башларга кирәклеген әйтте.
Башкортстанда балаларны программалаштыруга зур игътибар бирелә. Республикада бу укулар "Мәгариф" илкүләм проекты буенча оештырыла.