Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 сентябрь , 12:54

Ибраһимов бульварында юл эшләре тәмамлана

Ибраһимов бульварында юл эшләре тәмамлана
Ибраһимов бульварында юл эшләре тәмамлана

Уфада Ибраһимов бульварына капиталь ремонт ахырына якынлаша. Аны ике ел элек эшли башлаганнар иде. Ул «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты объектлары исемлегенә кертелде.

Капиталь ремонт юл өслеген алыштыруны гына түгел, бөтен инфраструктураны яңартуны да күз уңында тота. Эшләрне башкару кысаларында бордюр ташлары яңасына алыштырылды, техник полосалар булдырылды. Юл полотносын яңартудан тыш, тышкы электр утларын модернизацияләү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылган. 

- Уфа, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасында бу илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә капитал кертелә торган объектлар тормышка ашырыла, - ди БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в