Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 сентябрь , 10:40

Яңа КТ сәламәтлек сагында торачак

Хастаханә табиблары яңа томографны  универсаль инструмент дип бәяли.

Яңа КТ сәламәтлек сагында торачак
Яңа КТ сәламәтлек сагында торачак

Уфа шәһәренең 21 нче санлы хастаханәсенә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” программасына ярашлы компьютер томографы кайтарылды.

Хастаханә табиблары яңа томографны  универсаль инструмент дип бәяли.

  • КТга бөтен документлар да рәсмиләштерелде, тест вакыты үтте, - дигән хастаханәнең баш табибы Ринат Нагаев. – Табиблар бу җиһаз белән эшләү серләренә өйрәнде.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в