Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 сентябрь , 11:04

Милли проект 40 авылга юл салырга ярдәм иткән

Юлларның төзек булуы урыннардагы фермер хуҗалыкларын һәм кешеләрнең үз хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итә, дип саный Башкортстан Респуликасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Милли проект 40 авылга юл салырга ярдәм иткән
Милли проект 40 авылга юл салырга ярдәм иткән

Соңгы еч елда “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проектына ярашлы 40 авылга юлларны яңартканнар. Быелгы елда гына төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны ремонтлауга 18 млрд сум акча бүленгән, шул исәптән федераль казнадан – 5 млрд сум.

Юлларның төзек булуы урыннардагы фермер хуҗалыкларын һәм кешеләрнең үз хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итә, дип саный Башкортстан Респуликасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Юлларны яңарту берничә программага ярашлы алып барыла. Дүртөйле, Уфа, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Мәчетле, Бүздәк һәм Яңавыл районнарында 25 торак пунктына юллар ремонтланган.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына ярашлы федераль акчалар ярдәмендә Балтач, Туймазы, Дәүләкән, Ярмәкәй районнарының 15 авылына юл салынган.

Әлеге вакытта Күзәй авылының юлы ремонтлана, Борай һәм Кырмыскалы районнарында автомобиль юллары реконструкцияләнә. Юллар әйбәт булгач, республика эчендәге автомобиль трафигы арта, район үзәкләре арасында йөрү вакыты кыскара, социаль булмаган хезмәтләр генә түгел, туристик обьктларга бару да уңайлыга әйләнде, ди министр.

2022 елда республикада 200 чакрым автомобиль юлы, 9 күпер норматив хәлгә кертеләчәк.

Чыганак: Минтранс РБ

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в