Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 сентябрь 2022, 10:23

Балалар ял иткән

Аскын районында 2300 бала ял иткән.

Балалар ял иткән
Балалар ял иткән

 

Районның мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Наилә Камалова атналык оператив киңәшмәдә шушы хакта сөйләп үтте. Райондагы мәктәп яшендәге балаларның 2268е, ягъни 97,5 проценты язгы-җәйге ялда катнашкан. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында башкарылган.

  • Ике ел тәнәфестән соң “Сарс” сәламәтләндерү лагеренда бер миллион сумга матди-техник база ныгытылды, - диде Наилә Раданил кызы. – Идәннәр ремонтланды, тимер койма урнаштырдык, музыкаль җиһазлар, спорт инвентаре, гимнастик паласлар сатып алдык, бассейн эшләдек, янгын сигнализациясен монтажладык, полиция чакырту төймәсе урнаштырдык. “Танып” санаторие иганәче ярдәме күрсәтте – йокы кирәк-яраклары, мендәрләр, сөлгеләр бирде.

Ике сменада 79 бала ял иткән. Шуларның 48е – ятим балалар.

Чыганак: Администрация муниципального образования Аскинский район

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в