Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 сентябрь 2022, 12:43

Милли проектка 141 предприятиебез кушылган

«БАШАГРОМАШ» предприятиесе туфрак эшкәртү һәм мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар җитештерә. 

Милли проектка 141 предприятиебез кушылган
Милли проектка 141 предприятиебез кушылган

 

«БАШАГРОМАШ» предприятиесе Башкортстанда алдынгы оештыру ысулларын кертү хисабына үзенең көндәшлек сәләтен арттыра алачак. Моңа предприятиенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектына кушылуы ярдәм иткән.

         «БАШАГРОМАШ» предприятиесе туфрак эшкәртү һәм мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар җитештерә. Биредә шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төрле өлкәләре өчен стандарт булмаган корылмалар да ясала. Стәрлетамакта урнашкан әлеге предприятиедә 100 кеше эшли.

          БР икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерүенчә, республикада әлеге программаны тормышка ашырган вакыт эчендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына 141 предприятие кушылган. Әлеге күрсәткеч буенча билгеләнгән план чирек өлешкә арткан, шуңа ярашлы милли проектка 110 предприятие кушылырга тиеш булган. 2022 елда  Башкортстанның 15 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты катнашучылары булган.

         Билгеле булуынча, «Хезмәт җитештерүчәнлге» милли проекты РФ президенты Владимир Путинның  2018 елдагы май указына ярашлы гамәлгә ашырыла. Проект 2024 елга кадәр илдә хезмәт җитештерүчәнлеген  ел саен 5 процентка арттыру шартларын тудыруны күзаллый.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в