2022 елның 28 мартыннан 15 сентябренә кадәр "Демография" милли проектының "Мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү" проекты кысаларында "Русиядә эш" санлы платформасы аша республикада яшәүчеләрдән һөнәри белем алуга 14,5 мең гариза килгән. Аларның чирек өлеше халык мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хуплау тапкан, шуның нәтиҗәсендә 6 меңнән артык кеше яңа һөнәр компетенцияләре ала яисә квалификацияләрен күтәрә алачак.
Проект хезмәт базарында яклауга мохтаҗ булган кече яшьтәге балалары булган хатын-кызларга, пенсия яше алдындагы, 35 яшькә кадәрле аерым категория, эшсез калган һәм эштән азат ителү алдында торган кешеләргә ярдәм итүне күзаллый. Катнашучыларга 1,5 мең белем программасы тәкъдим ителә. Алар эшче һөнәрләреннән алып яңа санлы һөнәрләргә кадәр. 4,2 меңнән артык кеше укуга җибәрелгән дә инде.
"Башинформ" буенча.