Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 сентябрь , 11:55

Хөкүмәттә мөһим мәсьәлә тикшерелде

Башкортстанны әйдәүче урыннарга чыгару өчен каты калдык-постыклар белән мөрәҗәгать итү системасын булдыру эшен төгәлләргә кирәк.

Хөкүмәттә мөһим мәсьәлә тикшерелде
Хөкүмәттә мөһим мәсьәлә тикшерелде

Республика хөкүмәтендә каты коммуналь калдык-постыклар белән эшләү реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Премьер-министр Андрей Назаров белдерүенчә, «Экология» милли проектына ярашлы планлаштырылган күрсәткечләргә ирешелгән. Ләкин калдык-постыклар белән эш итү өлкәсендә Башкортстанны әйдәүче урыннарга чыгару өчен каты калдык-постыклар белән мөрәҗәгать итү системасын булдыру эшен төгәлләргә кирәк. 2030 елга аларны күмү күләмен икеләтә киметү бурычы тора.

2024 елга кадәр республика җирлегендә «Таза су» федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләсе дә тикшерелде. Әлеге проект кысаларында Баймак, Благовещенск, Дәүләкән, Күмертау, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәр читләрендәге санкцияләнмәгән алты чүплекне бетерү каралган. Баймак, Сибай, Стәрлетамак кала читләрендәге мәсьәләне чишүгә 1,2 млрд. сум бүленгән дә инде.

Андрей Назаров муниципаль район һәм кала округлары хакмиятләренә  федераль субсидияләрне үзләштерү кысаларында сатып алынган контейнерлар куелачак мәйданнарны төзекләндерү бурычын куйды. Шулай ук «Генераль җыештыру» проектына керүче объектларны Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы  таләпләренә ярашлы тәэмин итү буенча эшләр башкару, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына шундый мәйданнар һәм контейнерлар кую графикларын тапшыру бурычы куелды.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә җыела башлаудан алып утильләштерү вакытына кадәр күзәтү мөмкинлеген бирүче «ТКО-Башкортостан» мәгълүмат системасын кертү бурычы йөкләнде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в